Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Каюмовтан күзәтү: Ат көне, Хәмдүнә каберенә таш, Билаловның йонлач аркасы

Рифат Каюмов “Интертат”та һәм "Татар-информ"да күзенә чалынган яңалыкларга күзәтү ясый.

news_top_970_100
Рифат Каюмовтан күзәтү: Ат көне, Хәмдүнә каберенә таш, Билаловның йонлач аркасы

«Интертат»та Ат көне турында чыккан язма бар. Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр Ат көне бәйрәме үткәрелгән. Бәйрәмдә барлыгы 120 ат катнашкан. Мәскәү, Төмән өлкәләреннән, Кабардин-Балкар республикасы һәм Санкт-Петербургтан килүче атлар да булган.

Ләкин иң кызыгы — бәйрәмдә кымыз эчеп, өчпочмак ашау чемпионаты да узган. Абзыйлар бер-бер артлы бушлай өчпочмакны тизлеккә ашауга ярышкан. Халык күзен алмый карап торган шуларга. Нәрсә инде бу?!

Хәзер татарны ат ярышы белән генә шаккаттырып булмый. Күрә торып кешене симертү чемпионатын да уздырырга кирәк.

Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш кую турындагы яңалыкны белмәчә калганнар юктыр. Таш кую зур вакыйгага әверелмәс иде, әгәр дә ташта ялгышлыклар китмәгән булса. Менә шулай. Эшне дөрес башкарсаң күрүче дә юк, хата җибәрсәң, бөтен дөньяга тарала. Тиз генә таныласыгыз килсә, ялгышлык җибәреп карагыз.

Инстачылар Зөфәр Билаловның йонлы аркасына бәйләнә. Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең Инстаграм сәхифәсенә ире белән яр буенда ял итеп төшкән фотосын куйган. Кеше моңа игътибар да итмәс иде, Зөфәр абыегызның аркасында йоннары күренә. Миңа калса, бу нормаль күренеш инде. Ир-атның тәнендә йон булмаса, уйланырга мәҗбүр итә торгандыр. Кеше тәнен чәйнәп утырганчы, ирегезгә өчпочмак пешереп ашатсагыз, өчпочмак ашау чемпионатында катнашырга атлыгып тормас иде.

«Интертат»та Язучылар премия бүлә дигән кызыклы материал бар. Быел Язучылар берлеге төрле премияләргә кандидатлар тәкъдим итү эшенә журналистларны чакырганнар. Элек бу шыпырт кына эшләнә һәм төрле ризасызлык тудыра иде.

Чарага журналистларны чакырып, Берлек, беренчедәг үз эшен халыкка күрсәтсә, икенчедән, имеш-мимешләргә юл куймый. Аннары премия бүлүчеләрне халык белеп торгач, җаваплылык артыр дигән өмет туа. Гомумән, бөтен бәйгеләрне дә шулай халыкка күрсәтеп нәтиҗә ясасалар, җәмгыятьтә гаделлек артыр иде.

«Татар-информ» Болгар академиясе киләчәктә укытучылар һәм филологлар да әзерләргә җыена дип яза. Бу турыда матбугат конференциясендә академия җитәкчесе Айнур Тимерханов әйткән. Тик нинди фән укытучылары әзерләнәчәге әйтелмәгән. Ислам академиясеннән химиклар, физиклар чыгасына күңел ышанмый. Гарәп теле укытучылары, белгечләре чыкса, миңа калса, яхшы булыр иде. Татар халкының бай мирасы гарәп имлясында язылган. Аларны укып, кириллицага тәрҗемә итүчеләр күп булса, шәп булыр иде.

«Татар-информ» Татарстан халкы өчен өч көн дәвамында 36 данә 12 нче iPhone уйнатылачак, дип яза. Бүләк уйнатуда катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңда фотога төшеп, әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләрендәге сәхифәләрегездә #МойТатарстан хештегы белән урнаштырырга гына кирәк. Ух ты!

Болай булгач, мин дә сайлауга барам. Син сайлаган бер депутат үтәме, юкмы, билгесез, ләкин 36 айфонның синеке булу ихтималы күбрәк. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100