Биюче казны видеога төшергәннәр

Биюче казны видеога төшергәннәр
Бер каз үзенең бәбкәләре янында тыпырдап йөри. Кошның бу гамәлләрен башкорт халык биюе көенә төшергәннәр. Видео Башкортстанда төшерелгән, дип хәбәр итте "Башкортстан" телеканалы.

Кадрлардан күренгәнчә, ролик авторы башкорт җырын җырлый, каз исә бәбкәләре тирәли тыпырдап биеп йөри. Казның биюе башкорт халык биюенә охшаган. Социаль челтәр кулланучылар биюче казны бик ошаткан, диелә бу хәбәрдә.