Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова: «Ял итәргә киленнәр белән йөрим»

«Киленнәрдән уңдым мин, Аллаһка шөкер», — ди Әлфинә Әзһәмова.

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмова: «Ял итәргә киленнәр белән йөрим»
Әлфинә Әзһәмованың шәхси архивыннан

«Интертат» популяр җырчы Әлфинә Әзһәмовага шалтыратып, хәлләрен сорашты. Әлфинә апа чемоданнарын җыеп, уллары һәм киленнәре белән Төркиягә ялга китәргә җыенып йөри иде. 

«Җәй бик күңелле үтә. Әле гаиләбез белән җыйнаулашып, ун көн Төркиядә ял итеп кайтмакчы идек. Мин чит илләргә гел киленнәр белән бергәләп йөрим бит. Беренчедән, алар инглиз телен беләләр. Икенчедән, без өлкәнрәк буын булгач, алар белән аэропортларда йөрүе дә рәхәтрәк. Киленнәрдән уңдым мин, Аллаһка шөкер. Бөтен кешегә дә шундый киленнәр теләр идем. Алайса хәзер кайбер кызларга карап торам да, боларны ата-аналары ничек тәрбияләде икән дип уйлыйм. Ни ашарга пешерә, ни энә тота белмиләр. Шуңа күрә киленең начар икән, аны түгел, ата-анасын гаепләргә кирәк. Кияүгә чыгып, мөстәкыйль тормыш итәргә кызларын бер бөртек тә әзерләмәгәннәр.

Минем кода-кодагыйларым — иң якын кешеләрем. Туганнардай аралашып яшибез. Киленнәрем дә үземне хөрмәт итеп торалар. Кая бара башласак та, гел бергә без. Малайлар хатын сайлый белгәнме, киленнәр дөрес ир сайлаганмы, Аллаһка шөкер дип кенә торырлык», — ди җырчы.

Әлфинә Әзһәмованың олы улы Чаллыда яши. Ул иҗат өлкәсеннән ерак, үзенә дизайнер-проектлаучы һөнәрен сайлаган. Икенче улы, композитор, аранжировщик Илмир Әзһәмов бүгенге көндә Мәскәүдә иҗат белән шөгыльләнә.

«Илмирның хатыны Лилия исемле. Бер елны минем төркемдә җырлап-биеп йөргән Индиваны халык минем киленем дип чыгарган иде. Индива узган ел кияүгә чыкты. Илмирның өйләнгәненә өч ел була инде», — диде Әлфинә апа.

Әлфинә апа социаль челтәрләрдә бик сирәк күренә. Башка артистлар кебек хайп артыннан кумый, мөгез дә уйлап чыгармый. Аның сәбәбен ул болай аңлатты: 

«Мин тыныч кына, үз гаиләм белән генә яшәргә өйрәнгән кеше. Алай күпкә рәхәтрәк. Инстаграмда 4-5 меңләп язылучым бар. Ләкин минем инстаграм аша алар белән аралашып утырганым юк. 

Әни кечкенәдән чит кешеләр белән аралашма дип өйрәткән бит инде безне. Хәзер дә шулай, чит кешеләр белән билгеле бер дистанция тотарга тырышам. 

Инстаграмда һәр сүзеңә ябышырга гына торалар. Кереп-кереп карыйм да, әче телле кешеләрнең күплегенә исем китә. Берсе дә тискәре фикерләрен белдермичә калмый. Әле аларның күбесе ак яулыклы, намаздагы әбиләр.

Инстаграмны бер алып бара башласаң, гел шуның белән утырырга кирәк. Яшь барган саен чүт кенә ялкаулана да башлыйсың. 

Инстаграмда блог алып бармаган килеш тә, минем заказларым бик күп. Кайберләренә болай да җитешеп булмый әле. Мине атна саен Мәскәүгә юбилейларга чакыралар. «Төнге урам» белән «Онытмаган» җырын әй яраталар инде. Чаллыда, Казанда заказларым сирәк. Акчаны мин Мәскәүдә эшлим. Анда аудиториясе дә икенче төрле. Нижгар мишәрләре чын күңелдән яратып кабул итәләр. Гримеркага килеп керәләр, гөрләп аралаша башлыйлар. Күзләреннән үк ихлас икәнлекләре күренеп тора. 

Минем грандиоз, кеше шаккатырырлык әйберләрем юк. Шуңа да социаль челтәрләрдән башка, рәхәт итеп яшисем килә», — дип сөйләде Әлфинә апа «Интертат» хәбәрчесенә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100