Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сез минем сөйкемле фәрештәм» - Илсөя Бәдретдинова яңа афишасын күрсәтте

Җырчының яңа программасы «Фәрештә түгел» дип аталачак.

news_top_970_100
«Сез минем сөйкемле фәрештәм» - Илсөя Бәдретдинова яңа афишасын күрсәтте
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдинова яңа программаның афишасының исемен тәкъдим итте. Яңа сезон программасы «Фәрештә түгел» дип аталачак.

Җырчының хезмәттәшләре һәм виртуаль дуслары яңа афишага югары бәя биргән.

«Аһ, шәп исем. Иң мөһиме, чын», «Сез минем сөйкемле фәрештәм», «Акыллы кеше күп сөйләми - ике сүз белән генә әйтә», «Бомба», «Син Ходайның яраткан, сөйкемле кызы! Исән-сау бул, кызым! Бик яратабыз», — дип комментарий калдырган алар.

«Программа атамасын сайлауда Саимә апа „фикерләре“ дә ярдәм иткәндер дип уйламыйсызмы?» — дип сорау юллаган бер инстачы.

«Саимә апа Илсөя үзе булдырган образ: язу стиле, кулланган сүзләре һәм башкасы — тач Илсөянеке, һаман аңламадыгызмы? Илсөянең Зәйнәб әбисеннән халык гарык булды, чөнки күп һәм артык сөйләнде аның турында, хэзер уйлап чыгарылган Саимә апа бар, берәр 15 елга сузылачак тагын», — дип җавап язган бер күп белә торган инстачы.

«Мин күптән Саимә апа һәм Илсөя бер үк кеше дип уйлаган идем. Барысы да хайп өчен», — дип хуплаган инстачыларның берсе.

«Чыннан да уйлап чыгарылган образмыни? Шулай да буламыни?» — дип аптыраган башка берәү.

«Ялгышасыз. Әгәр Илсөя ханым уйлап тапкан образ булса, бөтен кешегә дә шакшы сүзләр язмас иде. Бер Илсөягә генә ташланыр иде. Миңа нәрсә генә язмады! Андый шакшы сүзләрне 50 яшькә җитеп ишеткәнем юк иде әле. Аллаһ Тәгаләнең сөймәгән бер бәндәсе инде ул. Илсөя кешегә шакшы сүзләр әйтми бит», — дип ачыклык керткән тагын бер инстачы.

«Илсөянең тамашачылары шул Саимә апа дәрәҗәсендә инде», — дип тә комментарий калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100