news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда 72 яшьлек кияү белән 33 яшьлек кәләш туй ясады

Мөнир Хәнәфиев Казан музыка училищесын тәмамлаган, «Синтез» төркеме белән Советлар Союзы буйлап концертлар куеп йөргән, аннары картлар йортына эләккән.

news_top

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә картлар һәм инвалидлар йортында танышкан ир-ат белән хатын-кыз өйләнеште. Кияүгә - 72, кәләшкә 33 яшь. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Мөнир Хәнәфиев белән Эльвира Басыйрова 2019 елда Октябрьский картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында таныша. Алар икесе дә беренче тапкыр никахлаша. Икесенең дә язмышы катлаулы булган.

Мөнир Хәнәфиев Казан музыка училищесын тәмамлаган, «Синтез» төркеме белән Советлар Союзы буйлап концертлар куеп йөргән. Аннары язмыш аны картлар йортына китергән. 

Эльвира Басыйрова интернатка 2016 елда 28 яшендә килә. Ул үз эченә йомылган кеше була. Адаптация вакытында аның кызыксынулары ачыла, башкалар белән аралаша башлый. Эльвираның аяклары белән проблемалары бар.

Мөнир Хәнәфиев интернатта яңа һөнәр үзләштерә. Ул Эльвирага уңайлы аяк киеме тегеп кидерә. Алар аралаша башлыйлар. Ике ел дуслашып йөргәннән соң, быел 10 июньдә алар язылыша.

Яшь гаиләгә бүлмә бирәләр. Хәзер интернатта 7 гаилә яши, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар