Айгөл Бариева мәрхүмә әнисен төшендә күргән

Инстаграмда җырчы Айгөл Бариева күңел халәте белән уртаклашты. Ул мәрхүмә әнисе рухына багышлап аш уздырган.
"Хәерле көннәр дуслар! Кемгә ничектер - ләкин минем өчен аш укыткан көн - һәрвакыт бәйрәм. Бүген Әнием дә шундый шат булып төшемә керде. Әйтерсең лә, чыннан да барысын да күреп, белеп торалар!" дип язып куйган Айгөл.