Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Диңгезме , дуңгызмы?» — Илсөя Бәдретдинова төркемендәге якут кызын татарча өйрәтә

Айысхаана кайвакыт сүзләрне бутап, бик кызык итеп тәрҗемә итә.

news_top_970_100
«Диңгезме , дуңгызмы?» — Илсөя Бәдретдинова төркемендәге якут кызын татарча өйрәтә
https://www.instagram.com/_aiyskhaana_/

Илсөя Бәдретдинова үзенең төркемендә эшләүче Айысхаана исемле якут кызын татарчага өйрәтә. Укыту процессын сторисларына төшереп, инстаграмда утыручыларга да күрсәтеп бара ул. Айысхаананың сәләтле кыз икәне ярылып ята — ул әллә никадәр татар сүзләрен ятлап өлгергән инде. Дөрес, кайвакыт сүзләрне бутап, бик кызык итеп тәрҗемә итеп куя.

Бу юлы да: «Родник — чишмә, холодный родник — салкын чишмә», — дип, җырчының сорауларына шома гына җавап биреп бара. Ә менә Илсөя, киресенчә, сүзнең татарчасын әйтеп, русчага тәрҗемә итәргә кушкач, югалып кала. Диңгезне тиз генә «дуңгыз»га әйләндерә. Артистлар бергәләшеп көлешәләр.

Ә менә атнадагы көн исемнәрен бер ялгышмыйча әйтеп бирә. «Мин молодец», — дип үзен мактап та куя.

Афәрин, Айысхаана!

Биредә Айысхаананың җырчы Илназ Гарипов белән бик җылы мөнәсәбәтләрдә булуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100