news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина икенче иренең балаларын күрсәтте

Җырчы строиста инстачыларның сорауларына җавап бирде.

news_top
Дилә Нигъмәтуллина икенче иренең балаларын күрсәтте
https://www.instagram.com/dilyanig/

Дилә Нигъмәтуллина инстачыларның иң кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Сорауларга җаваплар сториста чыкты.

«Икенче тормыш иптәшегез белән туегыз булдымы?» - дигән сорауга: «Никах кына укыттык, туйлап тормадык. Никах әле рәсми төстә теркәлмәгән», - дип җавап биргән җырчы.

Күпләрне кызыксындырган икенче сорау: «Ирегезнең балалары бармы?»

Җырчы бу сорауга җавап итеп, иренең балалары белән бергә бер гаилә булып төшкән фотоны куйган. Диләнең икенче иренең кызы һәм малае бар икән.

«Сәфинә әтисендә кунакта еш буламы?» - дигән сорау да бар.

«Марат Мухинның сторисларын кереп карагыз. Кунакка килгән саен куеп бара», — дип җавап биргән җырчы. Бу көннәрдә генә Сәфинә әтисендә кунакта булды. Чыннан да, Сәфинә әтисенең сторисларында инстачыларга хәерле иртә тели иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар