Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәлем нигә бай булганын әйткән

Ул инстачының соравына җавап биргән.

news_top_970_100
Гүзәлем нигә бай булганын әйткән
https://www.instagram.com/guzelem_official/

Җырчы Гүзәлем инстачының «Кайдан шул кадәр муллык?» дигән соравына җавап биргән.

«Булганына шөкер. Бөтен булган әйбер үз көчебез белән эшләп алынган. Бу Аллаһның рәхмәте белән, аның ризалыгы белән килгән мал. Өйдә бот күтәреп яткан юк. Алай гына күктән акча төшми шул.

Уйлап утырдым әле, мин Салават белән берюлы 8 төрле проект алып барабыз икән. Ничек җитешәбездер, үзем дә аңламыйм.

Шунысын әйтә алам, мин һәрвакыт дога кылганда «Барсы өчен дә сиңа рәхмәт (әле тезеп китәм җентекләп), рәхмәтеңнән ташлама, ризыгыңнан аерма, сәламәтлектән аерма (теләсә бер тамчы су да йота алмыйсың, реанимациядә үлем хәлендә яткан кешене күз алдына китерә аласыз), Эшләребездә уңышлар, бәрәкәтле хәләл акчалар насыйп ит, малларыбызны арттыр, иманнарыбыз арттыр», дип телим барыбыз өчен дә.Шушы теләкләрнең көчедер дип уйлым.

Барсына да әзер булырга кирәк. Бүген бар, иртәгә юк. Әгәрдә иртән торгач бер җиреңдә авыртмый икән, бүген ашарыңа бар икән, баш өстеңдә түбәң бар икән — син дөньядагы үзеңне иң бай кеше дип саный аласың.

Инстачылар җырчының сүзләрен хуплаган - "зирәк хатын", "акыллы хатын", - дип тә өстәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100