Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина сәер күнегүләр ясаганын күрсәтте

Җырчы апасын «дөрес туклану»га утырткан.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина сәер күнегүләр ясаганын күрсәтте
«Татар-информ» архивы

Дилә Нигъмәтуллина әнисенең сеңлесен «дөрес туклану»га утыртты. Җырчы апасының туклануын контрольгә алды, икесе күнегүләр эшлиләр. Бу турыда ул сторисларда уртаклашып бара.

Апасы дөрес тукланган сеңлесенә ничә ел сокланып йөргән. Билгеле булганча, җырчы күптән баллы әйберләр һәм камыр ризыклары ашамый.

Җырчы апасы белән бер ай катгый диета тотарга җыенуларын сөйләде. Ул апасына ашарга ярый торган ризыклар исемлеген язып биргән. Бу исемлекне күргән апасының кәефе төшкән. Бактың исә, ул арпа ярмасыннан ботка ярата икән, ә ул дөрес туклану ризыклары исемлегендә юк.

Дөрес туклануга күчү өчен теге яки бу продуктның организмга йогынтысын белергә кирәк, дип уйлый икән апасы. Ә җырчы нәкъ шул хакта аңлата да инде.

Дилә Нигъмәтуллина үрнәгендә дөрес туклануга күчкән кешеләр җырчыга рәхмәт хатлары язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100