news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарстан-24» каналы җитәкчесе Андрей Кузьмин коронавирус белән хастаханәдә ята

«Февральдә «Спутник» прививкасы ясаткан идем. Барысы да чагыштырмача җиңел уза», — ди ул.

news_top
«Татарстан-24» каналы җитәкчесе Андрей Кузьмин коронавирус белән хастаханәдә ята
Рамил Гали

«Татарстан 24» каналы директоры Андрей Кузьмин коронавирус йоктырган һәм хастаханәдә ята. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Андрей Кузьмин «Интервью без галстука» тапшыруының чираттагысын хастаханәдә яздыруын да сөйли.

«Ковидның чираттагы дулкыны миңа җитте. Кабат вакцинация вакытын бераз гына кичектергән идем — менә сиңа уңай ПЦР-тест. Мин кардиология буенча куркыныч төркемендә булу сәбәпле, РКБның ковид-госпиталенә ятарга туры килде.

Февральдә «Спутник» прививкасы ясаткан идем. Барысы да чагыштырмача җиңел уза. Хастаханәдә табиб белән интервью да яздырдым», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар