news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиеваны улы белән бәби табу йортыннан чыгарганнар

Бәхетле әти-әнинең бәби белән төшкән беренче фотоларын Камал театрының фейсбук битенә куйганнар.

news_top
Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиеваны улы белән бәби табу йортыннан чыгарганнар
https://www.facebook.com/kamalteatr/

Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева һәм театрның тавыш операторы Илдар Харисовларның әти-әни булулары турында язган идек. Бүген бәхетле яшь әнине бала табу йортыннан чыгарганнар. Гүзәлне һәм улын ире якыннары һәм хезмәттәшләре белән бергәләп каршылаган. Бу хакта Камал театрының фейсбук битендә язганнар.

«Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып үссен! Илдар белән Гүзәлгә гаилә бәхете, имин тормыш, нарасыйларын тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез», — диелгән анда.

Гүзәл Гюльвердиева — Камал театрының җырлау осталыгына ия актрисасы. Ул — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендә — Мәйсәрә, Малай, «Банкрот”та (Г.Камал) — Хәмди; «Авыл эте Акбай”да (Т.Миңнуллин) — Дүрткүз; «Галиябану» спектаклендә (М.Фәйзи) — Галиябану; «Бабайлар чуагы”нда (И.Зәйниев) — Алия һәм башка рольләрдә уйный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар