Элвин Грей белән Инзилә беренче туй фотоларын урнаштырды - фото | intertat.tatar

Элвин Грей белән Инзилә беренче туй фотоларын урнаштырды - фото

Радик белән Инзилә узган ел никах укыткан иде.

Бүген җырчы, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей) һәм сөйгәне Инзиләнең туй мәҗлесе узачак. Яшьләр тормышларындагы иң мөһим бәйрәмне Уфада уздыра.

Шушы минутларда Радик белән Инзиләнең инстаграм сәхифәләрендә беренче туй фотолары да барлыкка килде. Алар икесе дә фотоны комментарийларсыз гына #ElvinLoveIzi хештегы белән урнаштырган.

Виртуаль дуслары яшь парга бәхет һәм гомерлек мәхәббәт тели.