news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева малаен машина йөртергә өйрәтә

Җырчы бу эшкә үзе алынуны сабыр булуы белән аңлата.

news_top
Лилия Муллагалиева малаен машина йөртергә өйрәтә
"Татар-информ" архивы

Лилия Муллагалиеваның улы Данил машина йөртү таныклыгын алу өчен укырга кергән.

«Дәресләреннән тыш, һәр көнне көндез һәм төнлә үзем белгәннәрне өйрәтәм. Кичә икенче тизлектә йөрергә өйрәндек. Шулай итеп, һәр көнне вак-вак адымнар белән машина йөртү осталыгын арттырабыз», — дип язган җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Ул үзе өйрәтүнең сәбәбен дә аңлаткан. «Мин сабыррак, ә машина йөртергә өйрәткәндә кызып китүләр бик еш була. Күпләрегез өчен таныштыр», — дип язган ул.

«Балалар үсә, безнең генә картаясы килми, йөрәк һаман 18дә», — дип тә өстәп куйган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар