Инстачылар Илназ Гариповка Илсөя Бәдретдиновага өйләнергә тәкъдим иткәннәр | intertat.tatar

Инстачылар Илназ Гариповка Илсөя Бәдретдиновага өйләнергә тәкъдим иткәннәр

Җырчы юмор аңлаучылар өчен видео куйган.

Сабан туенда Илназ Гарипов белән Гүзәл Уразова ял итеп утыра. Видеода Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Гариповка «өйлән инде, өйлән», ди.

Илназ Гарипов сикереп тора да: «Илдар булмаса, безнең дүрт балабыз булыр иде инде», - ди.

«И, юләр. Өйлән инде, җаным, өйлән», — дип көлә Гүзәл Уразова. Видео төшерүче Илдар Хәкимовның да көлгәне ишетелә.

Бактың исә, инстачылар да Илназның өйләнмәвенә борчыла икән.

«Илназ, өйлән дигәч, өйлән инде, һәм бөтен язылучыларыңны туеңа чакыр», - дип язган инстачыга икенчесе: «Өйләнсен генә, туена чакырмаса да ярый», - дип язган.

«Бер дә булмаса, Илсөягә өйлән инде», дип язучыга Илсөя Бәдретдинова: «Ник бер дә булмаса ул?» - дип язган. «Бу икенче сорт, брак түгел дигәнне аңлата», - дип шаярган Илназ Гарипов.

«Юк, Илназга яшь, чибәр, бер тапкыр да кияүдә булмаган, акыллы, төпле тормыш иптәше насыйп булсын. Зур, авыр багажлы кешеләр белән тормышыңны бәйләмә. Син бар яктан да килгән, менә дигән егет бит», — дип кисәткән җырчының виртуаль дусты.

«Илсөягә өйләнсә, гаиләсе булыр иде. Башка кешесе күренми бит», «Илсөя карт инде ул», «Илсөя кадәр булырга кирәк әле», — дип инстачылар «әйткәләшеп алган».