Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Гаепләмәгез, чәчне җәйгә пеләшкә алдырдым»

Озын чәч җырчының күзенә төшеп, ачуын китереп аптыраткан.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Гаепләмәгез, чәчне җәйгә пеләшкә алдырдым»
Солтан Исхаков

Ришат Төхвәтуллин прическасын үзгәрткән. Инстаграм сторисларында ул чәчен пеләшкә алдыруы турында яза. Чәчтарашханәдән фотолар да куйган.

«Дуслар, гаепләмәгез, мин җәйгә чәчне пеләшкә алдым. Иртән торып бер сәгать укладка ясыйсың. Урамга чыгу белән бер җил иссә, ул укладка юкка чыга. Эсседә пошлыга башлыйсың. Күзгә төшә, ачуны китерә. Күрсәтимме?» — дип сорый ул инстадусларыннан.

Инстачылар бу яңалыкка ышанмаган. «Шаяртасың бит», — дип язганнар.

Ришат инстадусларын куркыткан гына булып чыкты. Пеләшкә алдырмаган, колак тирәсендәге чәчләрен генә кыскарткан. Алдагы фотоларда Ришатны башка прическа белән күрәбез.

«Ниһаять, болай күпкә рәхәтрәк», — дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100