Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов Гүзәлемнән гафу үтенгән

Җырчы бу турыда видео да төшергән.

news_top_970_100
Салават Миңнеханов Гүзәлемнән гафу үтенгән
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов инстаграмда хатыны Гүзәлемнән гафу үтенгән.

«Гафу ит, Гүзәлем! Мин ашны суыткычка куярга онытканмын. Ул плитәдә калды, әчер инде. Син миңа бу турыда берничә тапкыр әйттең. Әмма мин оныттым. Гафу!» — дип язган ул.

Инстачыларның кәефе күтәрелгән, шаян смайликларны тезгәннәр.

Айгөл Бариева беренче булып ярдәм итәргә әзерлеген белдергән: «Бетте баш, үзем барып суыткычка куеп килимме икән».

«Әле ул токмачлы аштыр. Эх, аш әрәм. Салават, барысы да яхшы булыр, аның өчен бәреп үтермиләр. Гүзәлем, гафу ит аны»;

«Мин гафу итмәс идем», «Кайткач ачыган аш ашыйсың инде, икенче юлы онытмаска яхшы була»; «Ничек матур гафу үтенгән»; «Ашарга үзең пешерәсең дә, проблема хәл ителәчәк», дигән комментарийлар язганнар.

«Сакал-мыек кара булса матур булыр иде, сезнең очракта бомж рәвеше. Агарып беткән сакал-мыек бер дә матур түгел», - дип язган бер усал инстачы.

Җырчының виртуаль дуслары бу хәлнең дәвамын көтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100