Альбина Апанаева: «Соңгы вакытта төнлә уянып елыйм» | intertat.tatar

Альбина Апанаева: «Соңгы вакытта төнлә уянып елыйм»

Альбина Апанаева Инстаграм битендә үзен борчыган халәт турында язган.

«Ачыктан-ачык! Соңгы вакытта төнлә уянып китәм һәм күз яшьләремне тыя алмыйм. Эмоциональ борчылу халәте… Үземдә мондый халәтне яратмыйм. Тик тамак төбендәге төер үтми. Һәрвакыттагыча, табышмак сүзләремдә. Миллион сорау. Ни өчен? Нәрсә? Миндә нәрсәдер үзгәрә, барысы да яхшыгадыр дип ышанам», — дип хис-кичерешләре белән бүлешкән җырчы Альбина Апанаева.

«Бу яз!» — дип фикерен җиткергән җырчы Алсу Әбелханова.

«Барысы да үтеп китәр, күбрәк позитив кешеләр белән аралаш», — дип киңәш биргән Айгөл Бариева.

«Картаябыз», «Магний эч, авитаминоз», «Дога укырга һәм табигатьтә булырга кирәк», «Гормоннарны тикшертергә кирәк», «Ураза аенда бетәр, Аллаһ бирса», «Альбина, бәлки сез бәби көтәсездер», «Мин сиңа гашыйк», — дип яза кайгыртучан инстачылар.