Вәсилә Фәттахованың "Туган як" хитын Элвин Грейга бирергә җыеналар

Танылган композитор һәм җырчы Урал Рәшитов иң яхшы җырларыннан торган концерт оештыра.

Концертның продюсеры Айгөл Рәшитова "Туган як" җырын башкару буенча Радик Юльякшин белән сөйләшүләр алып барылуын, авторлык хокукы мәсьәләсен хәл ителүен әйткән.

"Башинформ" хәбәр иткәнчә, 25 апрельдә булачак концертта 2016 елда вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова җырының премьерасы булачак. "Без Вәсилә Фәттахова белән бик тыгыз хезмәттәшлек иттек. Архивларны актарганда, бер тапкыр да башкарылмаган җырны таптым", - дигән Урал Рәшитов.

Тамашада танылган “Туган як” хиты беренче тапкыр авторның үзе һәм балалар хоры башкаруында яңгыраячак.