Лилия Хәйруллина «куркыныч трюк» күрсәтте

Җырчы бу фокусны кабатлаудан тыелырга киңәш итә.

Җырчы Лилия Хәйруллина кызыклы фокус күрсәтергә өйрәнгән. Бу турыда ул Инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды. «Куркыныч трюк, кабатламаска. Тылсым янәшәдә», — ди җырчы.

Лилия ак тастымалга косметика чарасы агыза һәм чүпрәкне авызына куеп, һава өреп җибәрә. Шуннан соң чүпрәктән ак күбекләр чыга башлый.

«Бу ысул белән ак төсле күлмәктән иннек эзен дә бетереп була», - дип киңәш итә инстачылар.

Бер инстачының кызы мамыклы диск белән дә шундый ук фокус ясый икән. Лилия бу комментарийга җавап биргән. «Мондый су белән аяк киеме дә чистартып була, диләр. Составында ни бар икәнен уйларга да куркам. Мондый сыеклык белән юынмаска тырышам», — дигән ул.