Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Клон» сериалында табиб булып уйнаган актриса яман шештән вафат

Бразилиянең «Клон» сериалында табиб Альбиериның ярдәмчесе Симоне ролендә башкарган актриса Франсуаза Фортон кичә Рио-де-Жанейро шәһәрендә яман шештән 63 яшендә вафат булган. Бу хакта актрисаның хезммәттәшләре инстаграмда хәбәр итте.

news_top_970_100
«Клон» сериалында табиб булып уйнаган актриса яман шештән вафат
"Клон" сериалыннан скриншот

Хезмәттәшләре әйтүенчә, актриса яман шештән вафат. 1989 елда ук аның аналык муенчыгында яман шеш диагнозы куелган булган. Актриса ире театр продюсеры Эдуардо Барат һәм улы Гильерма Фортонны калдырып киткән. Актриса 2019 елга кадәр эшләвен дәвам иткән. Ул соңгы тапкыр 2019 елда «Любовь без равных» сериалында төшкән.

«Клон» сериалында Деуза ролендә уйнаган актирса Андриана Лесса Франсуаза Фортон белән хушлашу вакытын язган: «Тыныч йокла, кадерле Франсуаза. Аның белән хушлашу 17 гыйнварда Табладо театры янында булачак», — дигән ул.

«Клон» сериалында Самира ролен уйнаган Стефани Бриту Франсуаза Фортон турында: «Йөрәгем авырта, тамакка төер тыгылды. Мин сиңа рәхмәтле, Фрэн. Озак вакыт аралыгыннан соң без синең белән янәдән съемкаларда очраштык, бу минем өчен зур бүләк булды!

Без синең белән шундый шат идек, рәхәтләнеп көлештек. Син һәрвакыттагыча матур, зәвыклы, профессиональ, ихлас һәм ярдәмчел идең! Мин авырлы булганда да һәрчак ярдәм кулын суздың. Ерактан килеп җиткәч, минем корсагыма карый идең дә: «Оныгым кайда?» — дип сорап, корсагымнан үбеп ала идең.

Сәнгать өчен, корсагымда булган улым өчен мәхәббәтеңә рәхмәт. Фрэн кулын куюга улым селкенеп ала иде. Франсуаза балаларны ярата иде», — дип язган ул инстаграм битендә.

Шулай ук «Клон» сериалында Рания булып уйнаган актриса Нивеа Стельман да кайгы уртаклашкан: «Кызганыч. Ходай сине якты нурлары белән кабул итсен», — дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100