420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Ландыш Нигъмәтҗанова бер айлык Каюмны күтәреп төшкән фотосын күрсәтте. Инстачылар Ландышның үзен дә, баланы ничек тотуын да җентекләп тикшергән.
«Кем әйтә Ландышны 4 бала анасы дип. Кызлар кебек бит үзегез», «Ничек шулай ябык һәм нечкә», «Каюм! Синең әниең бик матур», «Дүртенче баладан соң да буй-сыны «ох», — дип сокланган җырчының виртуаль дуслары.
«Баланы алай тотмыйлар. Мыскыл итмәгез», «Әни, баланы күкрәгеңә кыс, ул бит курчак түгел», «Алай артыннан тотмагыз, утырган сыман була, умыртка баганасына көч килә», — дип акыл өйрәткән икенче төркем инстачылар.