Гөлдания Хәйруллина Россиянең рекордлар китабына кергән бавырсакны күрсәтте | intertat.tatar

Гөлдания Хәйруллина Россиянең рекордлар китабына кергән бавырсакны күрсәтте

Җырчы бавырсактан авыз иткән.

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина кулына Себер бавырсагын тоткан фотоны күрсәтте.

«Иң зур бавырсак булып Россиянен рекордлар китабына кергән. Бик тәмле», — дип язган ул.

Җырчының виртуаль дуслары бавырсакның тәме белән кызыксынган һәм «безгә дә алып кайтыгыз» дип шаярткан. «Тәме кош теле кебек, әмма алып кайтып булмас, уала шул», — дип җавап биргән ул.