Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Юлия Пересильдка башын борырга да ярамый

Халыкара космик станциядә кино төшергән космонавт Олег Новицкий, актриса Юлия Пересильд һәм режиссер Клим Шипенко Җиргә кайтырга әзерләнә.

news_top_970_100
Актриса Юлия Пересильдка башын борырга да ярамый

5 октябрь көнне Халыкара космик станциягә космонавт Антон Шкаплеров белән фильм төшерү төркеме очып китте. Әлегә фильмның төгәл исеме юк, аны «Вызов» дигән исем белән атыйлар. Фильм өчен беренче кадрларны Клим Шипенко «Союз МС-19»корабле станциягә очып килгән вакытта ук төшергән. Ул космоста төшерелгән беренче фильмның режиссеры һәм операторы да.

Актриса Юлия Пересильдны, станциядә Россия сегментында иң уңайлы урын — командир Олег Новицкий каютасында урнаштырганнар. Актриса үзе сөйләгәнчә, каютада уңайлы: ул хәтта диварларга бизәнү әйберләрен дә җәеп — ябыштырып куя алган. Шулай ук каютада ул, фильм төшерү өчен кирәк булган, медицина җиһазлары белән танышкан. Актриса шәхси иллюминаторыннан Җирне күзәткән.

Сценарий буенча, герой Юлия, табиб, көтмәгәндә космик станциясиягә очарга дигән бирем ала. Авыручы ролен Олег Новицкий уйный. «Табиб» — Пересиль аңа хирургик операция ясый. Сүз уңаеннан, 1нче класслы очучы-космонавт һәм табиб Олег Котов сүзләренә караганда, чынлыкта, космик станция бортында җитди хирургик операция ясап булмый. «Эчке әгъзаларга да, кан тамырларына да, бернинди нейрохирургик операция дә мөмкин түгел», — дип белдерде «Новости» Россия мәгълүмат агентлыгына. Әлегә оештыручылар картинаның детальләрен сер итеп саклый, шуңа күрә артистканың нинди манипуляция үткәрүе аңлашылмый.

Космоста кино төшерү төркеме кыйммәтле вакытны тиешенчә куллана алмыйча калган мизгелләр дә булган. Бирелгән вакытның ике көне космик шартларга җайлашу өчен киткән, соңрак аппаратура белән кыенлыклар башланган.

Хәзерге вакытта, алдан уйланылганча 30 минутлык булачак «Вызов»ны төшереп өлгерәчәкләре билгесез. Шулай да, кино төшерүчеләр Җир белән берничә тапкыр телеэфирда катнашырга, америкалылар белән аларның модулендә эшләргә өлгергән. Бу хакта социаль челтәрдә Француз астронавты Тома Песке хәбәр итә.

Хәзерге вакытта «Союз-МС-18» — «Юрий Гагарин» кораблен Җиргә төшерүгә әзерләнәләр. Ул 17 октябрьдә җиргә төшәчәк.

Кино төшерүчеләр безгә станциядә ярты ел эшләгән космонавт Олег Новицкий белән әйләнеп кайтачак. Артистканы космоска алып менгән Антон Шкаплеров киләсе елга кадәр шунда кала. 

Летчик-космонавт Сергей Залетин сүзләренчә, корабльне җиргә утырту катлаулы эш. «Корабль космик станциядән аерылгач, аларга переориентация үтәсе, чөнки ХКСнең үз ориентациясе. Машинада бер генә профессиональ космосчы булу да авырлыклар өсти.

«Космик станциядән аерылганнан башлап, Җиргә утыру өчен, 5-6 сәгать вакыт китәчәк. Җиргә якынлаша башлагач, һавада йөзеп йөргән әйберләр тузан шикелле аска таба утыра башлый. Корабль асмосфераның тыгыз катламына керә башлауга, космостан төшүчеләргә мөмкин кадәр башларын борырга ярамый, хәтта сару кайнаса да. Корабльдә кузгалгач, кеше билгеле бер хисләр өермәсе кичерә: бер — береңә карыйсы, иллюминатордан артта калган ялкынны күзәтәсе килә башлый. Еш кына җиргә утыруга күпләрнең косасы килә», — дип сөйләгән космонавт Сергей Залётин «МК”ка.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100