Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова авырган: «Шулкадәр авыр, бөтен сөякләрне берьюлы сындырган кебек»

Коронавируска тест кире нәтиҗә биргән.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова авырган: «Шулкадәр авыр, бөтен сөякләрне берьюлы сындырган кебек»

«7 октябрьдә мин авырып киттем, — дип яза Зәмирә Рәҗәпова Инстаграм аккаунтында. — Каты, куркыныч итеп. Бик авыр. Шулкадәр авыр, бөтен сөякләрне берьюлы сындырган кебек. Баш авыруы турында искә дә төшерергә теләмим. Шулкадәр газаплар белән йоклап китәм һәм 03.00 сәгатьтә туңып уянам, тәнне контрольдә тотып булмый. Эчтә җылы юк кебек, салкын дулкыннар булып килә һәм эчне актарып чыгара, берничек тә тынычланып булмый. Мин салкыннан сыкрап ятканга Макс уяна, берничә юрган яба, кочаклый, ә мин шулкадәр калтырыйм, хәтта карават селкенә.

Ул ашыгыч ярдәм чакырмакчы була, мин туктатам. Кухнядан бал белән сөт алып килә, төреп яткыра. Бераздан йоклап китәм һәм бер сәгатьтән эссе булганга уянам. Температура 38.7. Түшәккә бер чиләк су агызган кебек, мин шул суда ятам. Әле салкын, әле кайнар — шулай таң атты», — дип яза ул.

Хәле икенче көнгә яхшырган. Коронавируска тест кире нәтиҗә биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100