Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиеваның яздырылып бетмәгән соңгы җыры табылган

Хәмдүнә Тимергалиева гомеренең соңгы елларында күп җырларын Гадел Хәмзинның тавыш яздыру студиясендә яздырган. Аның соңгы җырын Алмаз Мирзаянов тапкан.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиеваның яздырылып бетмәгән соңгы җыры табылган
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваның яздыра башлап, ярты юлда калган җырына юлыккан. Алмаз аны Хәмдүнә апаны искә алу концертларында ишеттерергә җыена. Бу хакта ул инстаграмга язган.

«Гадел Хәмзин янына җыр яздырырга килгән идек. Компьютерында Хәмдүнә апаның тавыш яздырган материалларын күреп алдым. Гомеренең соңгы елларында күп җырларын шушында иҗат иткән икән. Яздырып бетерә алмый калган җыры да бар әле дигәч, тыңлатуын үтендем. Нинди хисләр кичергәнне аңлатып бетереп булмый. Микрофон бүлмәсендә Хәмдүнә апа җырлаган кебек булды. Бу җырны тамашачылар ишетергә тиеш дип, Гаделдән эшләп бирүен сорадым. Аллаһы боерса, 16 сентябрьдә Уфада (Яшьләр сарае), 18 сентябрьдә Казанда (Уникс) легендар җырчыбыз Хәмдүнә апаны искә алу концертлары булачак. Бик күп танылган җырчылар катнаша, мин алып барам. Бу җырны тулысынча шунда ишеттерәсебез килә», — дип язган ул.

«Чыннан да исән-сау вакытта җырлый кебек тоелып китте»;

«Хәмдүнә апаның тавышын ишеткәч каз тәннәре чыкты. Җырларын халыкка ишеттергән өчен сөенеп ятсын», — дип язган инстачылар да.

Алмазның виртуаль дуслары әлеге җыр Зөлфирәнең таыышына бик килешәчәк дигән уртак фикергә килгән. «Зөлфирәдән җырлатырга кирәк. Көчле дә, моңлы да тавышы Зөлфирәкәйнең»; «Бу җырны Зөлфирә үзе генә җырлап карасын әле. Аның бит тавышы искиткеч», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100