Гөлсәрия: "Нәрсәгә өйрәтәбез ирле хатыннарны?"

Гөлсәрия: "Нәрсәгә өйрәтәбез ирле хатыннарны?"
Татар блогеры Гөлсәрия инстаграмда авыр мәсьәләне күтәргән:

"Ничә көн бер сөйләшү башымнан чыкмый. Нинди модага кереп барабыз, үсеп килүче яшь кызларга нинди үрнәк бирәбез, нәрсәгә өйрәтәбез ирле хатыннарны...

Сүзем аерылу турында. Кияугә чыкканда, барган җиреңә таш булып ят дигән теләкләр әйтәләр кәләшкә - аерылып кайтасы булма дигән сүз бу. 

Элек аерылган сүзен ишетсәң сагаеп кала идең, капкадан чыкмас оят кебек тоела иде. Хәзер аерылган хатынга күпкә җиңел вә рәхәт икән, салоннарга йөрим, кая барасым килсә шунда барам, "развиваться" итәм, - ди миңа бер танышым. Ул аерылды күптән түгел.

- Тормыйм, ник торыйм? Дөрес, үземнең характерым да гөл түгел, әмма андый кеше өчен үзгәрергә кирәкми. Балачак травмаларын дәвалый, психологка йөри икән. Курслар үтәм, кадеремне арттырам, - ди. 

Ник, ирең янында кадереңне арттырырга ярамыймы, бергә проблемаларны чишәргә, бергә үзгәрергә? Психология каршылыгым юк, әмма "без фанатизма" инде, кызлар. Ялгызлык ямьле түгел, үткән һәрбер көнгә шөкер кылам, күпме байлык бездә, кадерен генә белмибез", - дип язган Гөлсәрия.