Лилия Тимергалиева: «Сынаулар барысын да җимереп ташларга мөмкин»

Шагыйрә Лилия Тимергалиева Инстаграм битендә тормыш иптәше белән төшкән фотосын урнаштырган һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында үзенең фикерен җиткергән.

«Сынаулар барысын да җимереп ташларга да, киресенчә, мөнәсәбәтләрне ныгытырга да мөмкин. Рәхмәт, без янәшә. Мәхәббәт бар һәм ул гаиләдә яши. Гаилә мөнәсәбәтләрендә һәркемнең бәхеткә, аңлауга, хөрмәткә тулы хокукы бар. Сез үзегез сайлаган тормышны яшисез. Башкаларныкы сыман булсын дип, сезгә туры килмәгән, сезне бәхетсез иткән гаилә моделе белән яшәү кирәк түгел», — дип язган ул.

«Бик дөрес!», «Ике дөнья бәхете сезгә», «Лилия, син көчле, күпләргә үрнәк», «Күгәрченнәр, бәхетле булыгыз», — дип матур теләкләрен белдергән инстачылар.