Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

 Гүзәл Уразова: «Чыбыркы — Илдарда, миндә — прәннек»

Гүзәл Уразова көтүгә чыккан. Җырчыга сыерларны ышанып тапшырмаганнар, өйрәнчеккә бозаулар көтүе биргәннәр.

news_top_970_100
 Гүзәл Уразова: «Чыбыркы — Илдарда, миндә — прәннек»

Бу турыда Гүзәл Уразова, күп санлы фотолар куеп, үзенең инстаграм челтәренә язган. 

«Бүген көтү чираты җитте. Берсенең дә вакыты юк, үземә чыгарга туры килде. Баклашка белән чәй, пешкән күкәй, теге аерткан балны алдым, чыктым әле. Зуррак сыерларны ышанып тапшырмадылар, әлегә бозауларны өйрәнчеккә бирделәр. Әйбәт икән эссе булгач, күләгәдә качып кына яталар», — дигән ул. 

Гүзәлнең бу посты астында инстадуслары бик күп комментарийлар калдырганнар. 

«Болай матур киенеп көтү көтсәң, кигәвен ашап бетерә», — дигән бер тәҗрибәле көтүче. 

«Кәҗә көтүен дә көттек, сыерныкын да. Элек көтүләр зур була иде. Басуларда иген! Игеннәргә кертергә ярамый. Вәт чабышасың. Игенгә кертмәс өчен! Кайтып булса иде балачакка, көтүен дә көтәр идек рәхәтләнеп! Кайта торган юл булса», — дип балачак хатирәләре белән уртаклашкан җырчының икенче инстадусты.  

«Ике атнадан безгә житә, Гүзәлкәем, килерсең», — дип көтүгә чакыручы да табылган үзен.

«Чыбыркың кайда?» — дип сораучыларга Гүзәл: «Чыбыркы — Илдарда, миндә — прәннек», — дип шук җавап кайтарган.  




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100