Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр мэры өен су баскан хатынга үзенең резина бутыен бүләк иткән

Әлеге вакыйга турында шәһәр мэриясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

news_top_970_100
Шәһәр мэры өен су баскан хатынга үзенең резина бутыен бүләк иткән
Кызыл шәһәре мэриясе

Тува республикасындагы Кызыл шәһәре мэры Кәрим Сагаан-оол су басу зонасында калган хатынга үзенең резина итеген бүләк иткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Мэрның бүләге турында мэриянең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсенә хисап та куйганнар. Анда озын кара бутый биреп торучы ир-ат сурәтләнгән.

«Халык шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итте, алар хуҗалыкларын су басудан зарлана. Бер хатынның өен дә, участогын да су баскан, аңа резина итексез йөрү уңайсыз булган. Кәрим Байлак-оолович бу хатынга үзенең итеген бирде», диелә хәбәрдә.

РИА Новости белешмәсе буенча, хатын-кыз яланаяклы килеш күлләвекләр аша йөри. Шушы вакытта бирегә мэр килә, ул су баскан урыннарны тикшерә. Шәһәр башлыгы хатыннан ни өчен яланаяк булуын сораштыра. Хатын исә итеге булмавын әйтә, шуңа күрә мэр аңа үзенекен салып бирә.

Хәзерге вакытта Кызыл шәһәрендә, Кызыл һәм Тоджикинский районнарында 23 участокны, 7 йортны, 23 хуҗалыкны, 10 йортны су баскан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100