news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәпов шәп загарның серен әйтте

Рамил Шәрәпов өч көн Сабантуйлар алып барган.

news_top
Рамил Шәрәпов шәп загарның серен әйтте
Владимир Васильев

Артист Рамил Шәрәпов шәп загар булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтте.

«Шәп загар өчен Төркиягә барырга кирәкми, өч көн Сабантуйда гына йөрергә кирәк», — дип язган инстаграмда юмор остасы.

«Өч көн Сабантуй да кирәкми, бер көн бәрәңге бакчасы да җитә», — дип җавап кайтарган аңа бер инстачы.

Калганнары Рамил-Шәрәпҗанның бик нык арган кыяфәтле булуына, майкасының да пычранып бетүенә игътибар иткәннәр.

«Эт булып арынгансын, ял ит инде», «Сабан тартып йөргәнме соң? Сабан туенда булганмы?», «Мәскәүнең Кызыл мәйданында биеп йөргәндә кызынгансыңдыр син болай», «Вәт Сабантуй булган бу. Үзең дә каралгансың, майкаң да пычранган. Әллә битең дә кыегайган инде. Ярар, икенче елга бар да яхшы булыр. Вагон ишегеңне яп та ял ит», — дигәннәр.

«Брат, син болай да төрек малаена охшагансың бит», «Бу нинди мулат?», «Әниең яшь чакта Төркиядә булмагандыр бит?» — дип тә язганнар.

ТМТВ телеканалындагы хезмәттәшләре Рамилгә эшкә кырынып килергә кушкан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар