«Көтәм» — Зәйнәб Фәрхетдинова кемне көтә? | intertat.tatar

«Көтәм» — Зәйнәб Фәрхетдинова кемне көтә?

Җырчының өр-яңа җыры чыккан.

Зәйнәб Фәрхетдинова «Көтәм» дигән яңа җыр яздырган. Аның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, көен Гүзәлия иҗат иткән.

«Иҗатым белән кызыксынган тамашачым, хөрмәтле тыңлаучыларым өчен яңа җырыбыз чыкты. Иҗат җимешебезне барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була», — дип яза ул.

Инстадуслары җырны ошаткан.

«Хит булачак бу», «Синең начар җырың юк», «Тагын яраткан жырчыбыздан матур жыр! Тамашачысы күп булсын, унышлар сезгә», — дип, җыр өчен рәхмәт сүзләре язганнар.