Сахалин кешеләре уылдыкны көрәк белән җыеп, бакчага ашлама итеп сибә - видео | intertat.tatar

Сахалин кешеләре уылдыкны көрәк белән җыеп, бакчага ашлама итеп сибә - видео

Берничә метр киңлектәге уылдык полосасы яр буйлап 3 км чамасы сузыла.

Сахалинда көчле давылдан соң, яр буена күпләп сельдь балыгы уылдыгы чыккан. Биредә яшәүчеләр уылдыкны көрәк белән генә җыеп алып китә. Аны бакчага ашлама итеп кулланалар икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Нечаевка бистәсе янында яр буе уылдык белән тулган. Экологлар моның сельдь балыгы өчен нормаль булуын искәртә. Хәзер алар бик күпләп уылдык чәчә икән.

«Сахалин халкы сельдь уылдыгын машиналарга төяп, бакчаларга алып китә. Тоташ полоса уылдык — берничә метр киңлектәге тасма яр буйлап 3 км чамасы сузыла», — ди эколог.

Аның сүзләренчә, кайсыбер урында уылдыкның калынлыгы 10-15 см га җитә.

Видеода сурәтләнгән ир-ат сап-сары уылдыкны көрәк белән чиләккә тутыра.