news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илдар Җамалиев гаиләсендә зур сөенеч

Җырчының икенче улы дөньяга килгән.

news_top
Илдар Җамалиев гаиләсендә зур сөенеч
https://www.instagram.com/ildar_yamaliev/

Алып баручы, җырчы Илдар Җамалиев икенче тапкыр әти булган. Ул сөенече белән инстаграмда уртаклаша. Җырчы хатыны Чулпанга рәхмәт сүзләре яза. «Яраттым, яратам һәм яратачакмын», — ди ул.

Җырчыны улы туу белән сәхнәдәшләре Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу Фазлыева, Салават Миннеханов, Әбри Хәбриев, Илгәрәй һәм башкалар тәбрик иткән. Җылы котлауларга инстачылар да кушылган.

Илдар Җамалиевның әнисе дә комментарий калдырган. «Балаларыбыз! Чын күнелдән улыбыз туу белэн котлыйбыз! Бәхетле сабый булсын! Үзегез дэ сәламәт, тигез булыгыз! Тагын онык бүләк итүегез өчен бик зур рәхмәт». — дигән бәхетле әби.

Илдар һәм Чулпан Җамалиевларның Нурсолтан исемле уллары бар. Хәзер гаилә тагын да түгәрәкләнде.

Илдар Җамалиевның улы Элвин Грейга пародия ясаган — видео


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар