Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Ришат Төхвәтуллин янына сәхнәгә менеп шигырь сөйләүче әбиләрне тәнкыйтьли

Ришат әлеге мәсьәләне чишү юллары турында уйларга сүз биргән.

news_top_970_100
Инстачылар Ришат Төхвәтуллин янына сәхнәгә менеп шигырь сөйләүче әбиләрне тәнкыйтьли
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллинга бер инстачы ачык хат язган. Аны җырчы инстаграм сәхифәсенә урнаштырды. Ришатның Стәрлетамакта узган концертына килгән тамашачы сәхнәгә менеп шигырьләр сөйләүче һәм Ришат белән фотога төшүче әбиләрне тәнкыйтьләгән. «Концертыгызны бер тында карадык, рәхмәт, матур булды. Ләкин бу сүзләрне язмыйча кала алмыйм. Хатымны укып, бу проблеманы чишү юлларын табарсыз дип ышанып калам. Мин концертка шактый зур акчалар түләп Ришат һәм Алиянең җырганын карарга, уңай тәэсирләр алырга киләм. Әбиләрнең үзешчән сәнгать әсәрләрен тыңларга һәм фотосессия карарга түгел. Чәчәк бирү бер хәл. Янымда утырган ханымнар да кәнагатьсезлек белдерде. Мин алар белән килешәм», — дип яза инстачы.

Безнең концертыбыз турында уңай бәяләмәгез өчен зур рәхмәт. Без тамашачыларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сезнең фикерегезне уртаклашам, киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәкбез. Алга таба мин кадерле тамашачыларым белән концерттан соң очрашачакмын. Фотога төшүләр һәм аралашуларны концерт ахырына калдырабыз», — дип җавап биргән бу хатка Ришат.

«Әбиләргә тимәгез. Чыгып сөйләсеннәр», — дигән инстачыга: «Тимибез. Алар минем иң кадерле тамашачыларым», — дип җавап биргән җырчы.

«Әбиләрне яратмаучы, тупас кеше генә яза ала мондый хатны», «Әбиләр концерт программасына комачау итми, бизи генә», «Әбиләр ямь кертеп җибәрәләр. Аларны ничек сәхнәдән куып төшерәсең? Алар бит Ришатны яраталар, шуңа менәләр», — дип каршы килгән кайберәүләр хат авторына.

«Концерт башланыр алдыннан бергә фотога төшәргә теләүчеләр өчен кайчан мөмкинлек буласын әйтергә кирәк. Һәр теләгән кеше сәхнәгә менә башласа, концерт балаганга әвереләчәк. Ә чәчәкләр бүләк итү өчен сәхнәгә менү мәҗбүри түгел, рус эстрадасында андый нәрсә юк. Өстәвенә, илдә пандемия, кочаклашып аралашырга ярамый»;

«Килешми мөмкин түгел. Җыр тыңларга килгән халыкка сәхнә тулы кешеләрнең „селфи“ ясауларын карап утыру бер дә кызык түгел. Фото өчен башка вакыт бар. Чәчәк бирү ярый әле ул. Әмма концерт вакытында тамашаны өзеп, фото ясауларны җырчыны да, тамашачыларны да хөрмәт итмәү дип уйлыйм»;

«Безнең татар халкы балаганга әверелдерә. Авыл дискотекасы түгел ул концерт. Бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк», — дип, әлеге фикер белән тулысынча килешкән кешеләр дә күп.

Шушы көннәрдә узган концертларның берсендә бер әби Алия Карачуринаны кочаклап шигырь сөйләгән иде. Әле Алиягә ап-ак мамык шәл дә бүләк итте. Бу хат нәкъ шушы иҗади апаның чыгышыннан соң язылмадымы икән?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100