Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәт итәсе килгән кеше күрше белән дә итә» — Рөстәм Нәбиевнең хатыны ялга киткән

Блогер ике бала белән өйдә үзе генә калган.

news_top_970_100
«Хыянәт итәсе килгән кеше күрше белән дә итә» — Рөстәм Нәбиевнең хатыны ялга киткән
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Уфа блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиевның хатыны Индира үзе генә ял итәргә киткән. Блогер аэропортта хушлашу мизгелләрен инстаграмга куйган.

«Бүген Индира ял итәргә беренче тапкыр бездән башка китте. Мин өйдә ике кызыбыз белән калдым. Аңа миннән, балалардан, тормыш мәшәкатьләреннән ял итеп алу кирәк иде. Без аны сагыначакбыз. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Үземә дә мондый тәҗрибә аша узу бик кызык», — дип яза Рөстәм.

«Борылмагыз, сезнең бала караучыгыз бар бит», — дип тынычландырганнар Рөстәмне. Ул аларга балалар белән бары тик үзе генә булачагы һәм бөтен вакытын алар белән бергә үткәрәчәге турында әйткән.

Рөстәм балалар белән булудан тыш әле сторислар төшерергә дә җитешә. Аның инстаграмын балаларны йоклату, ботка пешерү, ашату кебек эшләр бизи.

«Индира кайсы якларга очты? Чикләр ябылып куя күрмәсен анда» — дип кызыксынган инстачылар. Рөстәм Индираның Россиядә ял итүен язган.

«Хатыныңны кайгыртасың да инде. Шулай ял итәргә мөмкинлек биргәнең өчен бик зур рәхмәт», «Сез бу адымыгыз белән татар ир-атларының менталитетын бетереп аттыгыз», «Хатыныгыз ял итеп, яхшы кәеф белән кайтачак», — дип яза инстачылар.

«Мин сезнең урында хатынның үзен генә җибәрмәс идем. Көнләшмисез дә икән», — дип язган инстачыга: «Хыянәт итәсе килгән кеше күрше белән дә хыянәт итә. Бер-береңә ышанырга кирәк», — дигән Рөстәм.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100