Азалия Зиннәт турында: "Татар эстрадасы мондыйга әзер түгел..."

Азалия Зиннәт турында: "Татар эстрадасы мондыйга әзер түгел..."
Җырчы Азалия Зиннәт ТМТВ премиясен тапшыру тантанасындагы чыгышының видеосын инстаграмга элгән. Азалия юлбарыс төсле киемнән, боргалана-борлагана бии.

Җырчы Алсу Әбелханова Азалиянең бу чыгышын ошаткан, күрәсең. "Син кыю һәм шәп. Барысы да селәгәйләрен агызсыннар", - дип язып чыгып киткән ул.

Азалиянең тагын бер инстадашы: "Татар эстрадасы мондыйга әзер түгел", - дип язган.