Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядәге 7 яшьлек кыз дөньяда иң күп акча эшли торган блогерлар исемлегенә керде

2021 елда Анастасия 28 миллион доллар табыш эшләгән.

news_top_970_100
Россиядәге 7 яшьлек кыз дөньяда иң күп акча эшли торган блогерлар исемлегенә керде
https://pixabay.com

Россиядә яшәүче 7 яшьлек Анастасия Радзинская дөньяда иң күп хезмәт хакы ала торган ун блогер арасына керде. Анастасия Like Nastya каналын алып бара. Бу турыда Forbes сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Журналдагы белешмә буенча, 2021 елда Анастасия 28 миллион доллар табыш эшләгән. Ул рейтингта алтынчы урында тора. Кыз инде өченче тапкыр әлеге исемлеккә керә: 2019 елда өченче урында, 2020 елда җиденче урында була.

Беренче урында Джеймс Дональдсон, ул MrBeast буларак билгеле, 54 миллион доллар эшләгән. 

Икенче урында боксчы һәм видеоблогер Джейк Пол, 45 миллион доллар эшләгән. 

Өченче урында Марк Фишбах, Markiplier буларак билгеле, 38 миллион доллар эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100