Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Инзиләгә никахта нәрсә бүләк иткән?

Яшьләрнең никах мәҗлесендә кызыклы мизгелләр бик күп булган.

news_top_970_100
Элвин Грей Инзиләгә никахта нәрсә бүләк иткән?
https://www.instagram.com/_izi___izi/

Элвин Грей белән Инзилә никахының тулы видеосын инстаграм сәхифәсенә мәҗлеснең алып баручысы Ильяс Халиков урнаштырган.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин никахны бик күңелле итеп, уен-көлке дә кертеп үткәргән.

Яшь пар, никахның шаһитлары итеп, Альфред һәм Дамир исемле туган абыйларын билгеләгәннәр. «Шаһитларның ни өчен кирәк икәнлеген беләсезме?» — дип сорый хәзрәт алардан. «Берсе кияү белән кәләшкә машина, икенчесе фатир алып бирә», — дип шаярта ул.

«Никахның икенче шарты — егет белән кызның мөселман булулары. Без моны каян беләбез? Түбәтәй кигәннәр, яулык япканнар. Егет сөннәтле булырга тиеш инде. Карыйбызмы? Ярар инде, карамыйбыз, мин болай да ышанам», — дип көлдерә хәзрәт кунакларны.

Мөселман булуларын дәлилләп: «Лә иләһе илаллаһ, Мөхәммәду расуллаһ» дигән иман кәлимәсен кабатлатканда Инзилә каушап китәме, ишеткәне булмаганмы, бераз ялгыша. «Кеше янында сүз әйтмим, никах беткәч ачуланырмын», — ди аңа хәзрәт.

«Никахның өченче шарты — кияүнең никах бүләге бирүе, мәһәр. «Әйдә, күрсәт, Радик, бүләгеңне. Бу юлы болай гына ышанмыйм. Чегын никахтан соң карармын», — ди ул.

Радик сөйгәненә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән йөзек, алка һәм муенса бүләк итә. Ике якның да әти-әниләре һәм яшьләрнең ризалыгы алынгач, хәзрәт Радик белән Инзиләне ир белән хатын дип игълан итә.

Никах мәҗлесендәге кунаклар арасында танылган җырчылар да күп. Ләкин никахка Салават Фәтхетдинов килмәгән. Ул хәзерге минутларда «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасында катнаша. Зәкиевич мәҗлескә чакырылган булдымы икән, анысы билгесез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100