Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев көнче Руслан Кираметдиновка нинди киңәш биргән?

Интернет киңлегендә Ильмираның Фирдүс Тямаев белән кочаклашып торган элекке видеосы таралды.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев көнче Руслан Кираметдиновка нинди киңәш биргән?
Александр Эшкинин

Җырчы Фирдүс Тямаев көнче Руслан Кираметдиновка бик урынлы киңәш биргән. Видеоны «Минем яраткан татар телем» инстаграм сәхифәсенә куйганнар. Инде күптәнге видео булса да, Ильмира белән Русланның гаилә гаугасы фонында ул бик актуаль күренә. 

Ниндидер концерт вакытында Ильмира гримеркада Фирдүс Тямаев белән бик якын итеп кочаклашып торганын төшергән. «Кочаклама, Фирдүс, Руслан көнләшер», — ди. «Көнләшсә, сарымсак ашасын», — дип киңәш итә Фирдүс.

Видео инстачыларда «Ильмира үзе дә мулла песие түгел икән» дигән фикер уяткан. 

«Бу хатын үзе дә бик оятсыз кеше түгелме соң?»;

«Аллаһ сакласын мондый хатыннан. Русланны ярдәменнән ташламасын. Үзе кыланчык, үзе Фирдүснең кочагына килеп керде, әле кочаклама ди. Бөтен дөньяга Русланның данын таратты, аның әти-әнисенә түземлек һәм сабырлык»;

«Килеп терәлде. Кочакла дип. Ирем көнләшә дигән була. Кеше көлкеләре. Пиар ясап яталар. Тотып ярасы бу хатынны»;

«Балаларыңа нинди үрнәк күрсәтәсең инде син, Ильмира? Ирең кыйнап торса, мондый таш курчак битләр ясап ятмас идең әле. Әле монда иреңнән уҗым бозавы ясап, бау ишеп утырасың»;

«Башка ирләр белән кочаклашып йөргәч, өйдә тынычлык булмый инде ул. Сиңа түзгән иргә рәхмәт»;

«Азрак башы эшләгән хатын бөтен дөньяга пычрак эчке киеме турында язмый. Иренне кабартып, күкрәген зурайтып, ирне санламаган хатынны нигә яклыйлардыр, белмим. Әллә Русланның хатынын кыйнаганын күрдегезме?»;

«Фирдүснең үз хатыны беркайчан да болай ирләр белән терәлешеп тормаячак. Хатын-кыздан тора барысы да. Бик риза, кәнәгать булып тора";

«Сәбәп биргәч, ир-ат көнләшә инде. Ильмира бик масаючан, үзен әллә кемгә куя. Әле күптән түгел яңа клипта төште чит егет белән. Аның кешесе бар, шуңа кемнең кочагына керергә белми. Котылдым, хәзер иркенләп йөрермен дип уйлыйдыр. Тормыш әле ул, икенче ир — к. ямаулыгы гына, ди минем әни»;

«Бер уңай комментарий юк. Ильмира теләгеңә ирештеңме? Ярый балаларың кечкенә, оялып бетәрләр иде»;

«Татарда бит әле, чит ирләр кагылса, никах бозыла дигән гыйбарә дә бар»;

«Бу хатын бер елны концертка барганда ире белән талашып, юлда төшеп калган иде. Руслан бер үзе концерт куйды";

«Бу хатын бакыр өч тиенгә әйләнде инде. Бөтен җиргә ышкынып йөри…», — дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100