Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонында битлек сатачак

Әлегә җырчы битлеккә «вирусыңны сатыйм» сүзләрен язу буенча инстачылар белән киңәшләшә.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова яңа концерт сезонында битлек сатачак
Расих Фәсхетдинов

Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда үз аккаунтында берничә төрле битлек рәсеме куйган. «Бу битлекләр безнең „Вирусыңны сатыйм“ концерт программасында сатуда булачак», — дип язган җырчы.

Ул инстачылардан битлеккә бу сүзләрне аска яки өскә язаргамы икән дип сорый.

Беренче комментарийны шоумен Булат Бәйрәмов калдырган: «Эченә язып, барысын да шаккаттыр әле».

Инстачылар битлекләрне ошаткан. Күпчелек «вирусыңны сатыйм» сүзләрен өскә язарга киңәш иткән, чөнки күп кеше битлекне борыннан төшереп куя һәм язу күренмәячәк. Селфи төшкәндә язу дөрес күренсен өчен арттан алга таба да язарга тәкъдим итәләр.

«Әйләндереп кигәндә эчке ягына да язарга кирәк», — дип язган берсе.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Менэ сайлый алмыйм бит... Бу маскалар безнен " #ВИРУСЫННЫСАТЫЙМ" концерт программасында сатуда булачак. Ничек ясатыйк? Оскэме,аскамы... ? #китмоннанвирус #надаелчистый #иб#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова#иббанда#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары #мәйдан#мәйдантв#тнв#тнвпланета#болгаррадиосы#тугантелтелеканалы#тмтв#безтв #татаржырлары#маска#маскадлялица

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100