Җырчы Диләрә Илалтдинова гаиләсендә кайгы

Җырчы Инстаграм битендә авыр хәсрәте турында хәбәр иткән.

«Эх, әбием, әбием… Бүген якты дөньялардан китеп бардың… 94 яшеңне тутырып, җаның теләгән соңгы ашларыңны укытып китеп бардың… Рәхмәт сиңа безне үстереп, яхшы әби булуың өчен! Син бәхетле әби, онык-оныкчыкларыңны күрдең. Кайтып, синең белән бәхилләшергә өлгердек, сөйләштек, Аллага шөкер! Тыныч йокла, риза булып кал, әбием! Хәзер син бабай белән инде, сөенгәндер бабай. Урының оҗмахта булсын, Раббым!» — дип язган ул.

«Тирән кайгыңны уртаклашабыз, сабырлыклар сезгә», — дип яза җырчының язылучылары.