Салават Миңнехановтан чипсы ашау буенча лайфхак

Озынча чипсы савытының төбендә калганнарын алу уңайсыз, чөнки аңа кул сыймый. Җырчы Салават Миңнеханов әлеге проблеманы чишүнең җиңел юлын тапкан.

«Кызым, әтиеңә савыттан чипсы алып бир әле», — ди ул кечкенә кызлары Мәдинәгә. Сабый исә, берсүзсез, чипсыларны тартып чыгарып, әтисенең авызына каптыра. 

Әлбәттә инде, әлеге видеода Салават Миңнехановның инстадусларын «шәп» лайфхак түгел, ә кечкенә Мәдинә җәлеп иткән. 

«И, балакаем, үзе кабам дигәндә кулыннан тартып алдылар. Мәдинә сабыр, еламады да»;

«Әтисенең ашказанына төшеп җиткәнче озатып калды чипсыны»;

«Бигрәк матур бала, күз тимәсен», — дип комментарий калдырганнар алар. 

«Безнекеннән кире алып булмый. Савыты белән юк була», — дип язучылар да булган.