Күптән түгел әни булган Лилия Тимергалиева: «Безнең өчен дога кылуыгызга рәхмәт»

«Бу хәзер безнең өчен иң кирәклесе», - дип язган Лилия.

12 май көнне әни булган шагыйрә, «хрусталь леди» Лилия Тимергалиева үзе өчен дога кылган кешеләргә рәхмәт сүзләре язган.

«Безне котлап язганыгыз өчен рәхмәт! Бөтен соцчелтәрләрдә директлар хатлар белән тулган, укып өлгермибез. Якты, матур теләкләр язасыз. Сезнең барлыгыгызны белү безнең өчен зур шатлык. Аллага шөкер, улыбыз бар! Хәзер көч җыябыз. Тулырак соңрак язармын. Безнең өчен җан атуыгыз һәм дога кылуыгыз өчен рәхмәт. Бу хәзер безнең өчен иң кирәклесе», — дип язган Лилия инстаграмда.