Илназ Гарипов мунчада төшкән фотосында маймылга охшаганмы?

Җырчы мунчада себерке тотып төшкән фотосын инстаграмга куйды.
Илназ үзе фото янына "мускулларга күз тидермәгез" дип язып куйган.

Тик инстадуслары арасында Илназның мускуллары булмавын әйтәләр. "Маймылга күз тими, бөтен тәнен җон баскан", - дип язучы да табылган.

Шулай да, Илназга матур теләкләр теләүчеләр күбрәк.