Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиевага ире үзе пешерә торган коймак рецептын әйтми

Җырчы «тәмле» фотолар куйган.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиевага ире үзе пешерә торган коймак рецептын әйтми
"Татар-информ" архивы

Лилия Муллагалиеваның ире люля-кебаб һәм коймак пешергән. Җырчы «тәмле» фотолар күрсәтте.

«Илсур белән бер-беребездән уңдык! Ул тәмнүшкәләр пешереп кенә тора. Ул коймакны әйткән дә юк инде, тел йотарлык була. Рецептын миңа да бирми, сорамагыз да», — дип язган җырчы.

Инстачылар арасында оста пешекчеләр җитәрлек, коймагына карап рецептын да әйтеп биргәннәр: «Рецепты гади инде моның, кабаруыннан куренеп тора — оеган сөт, йомырка».

«Илсур пешерә торган мичне тулаем күрсәт әле, кызыгып үләм инде шуңа», «Тәмле күренә, бигрәк тә яраткан кешең пешерсә», «Рецептын әйтмичә дөрес эшли, шеф-поварлар шулай итә», «Рецептын бирмәсә бирмәс, пешереп ашата бит», «Безнекеләр пешергәнне дә еламыйча ашый белми», «Үзең һәрвакыт күңел биреп пешерәсең, кибетнеке белән мактанучыларга ачу килә», — дип сокланганнар Лилиянең иренә.

«Коймакның тәнгә файдасы бармы икән, шуны беләсе килә», «Әйтәм симереп кенә ятасың, ябыга алмый итегәсең»; «Уңганлыгыгыз белән мактанып торасыз. Минем күргән юк. Бу табаңны юсаң яхшы булыр иде, теге сата торган әйберләрең белән», — дип «чеметеп» алучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100