Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: «Түзәр чамам калмагач, исемемне үзгәрттем»

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова «Авырмас өчен 101 киңәш» гәҗитенә сәламәт яшәү рәвеше хакында фикерләрен җиткергән.

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова: «Түзәр чамам калмагач, исемемне үзгәрттем»
Рамил Гали

«Авырулардан саклану өчен атнага ике тапкыр — дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тотарга тырышам. Бу — Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәте. Әгәр атна саен шулай эшләсәң, саулыгыңа 200% файда килә. Менә Рамазан ае уразасына кердек. Ураза тота башлавыма 10 ел, хәзер инде бу минем яшәү рәвешем, ел саен тотам, калдырмыйм.

Иң яхшысы - үләнле чәй! Иң яратканым – мунча! Чабынырга бик яратам, 6 яшьлек кызымны да өйрәттем. Нинди яшәү рәвеше алып барасың, балалар да шуңа өйрәнеп үсә.

Кешегә начарлык эшләгәнем булмаса да, сынауларга бай булды минем тормыш. Түздем-түздем дә, чамам калмагач, 2019 елда исемене үзгәртергә булдым. Хәзерге исемем — Наимә. Җан тынычлыгы, тазалык, байлык дигәнне аңлата. Бүгенге тормышым өчен Аллаһка шөкер әйтәм!» — дип сөйләгән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100