Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировны бассейнда талаганнар

Җырчы күңелсез хәлгә таруы турында сөйләгән.

news_top_970_100
Данир Сабировны бассейнда талаганнар
Салават Камалетдинов

Җырчы, юмор остасы Данир Сабировны талаганнар. Күңелсез хәл турында ул телеграм каналында сөйләгән.

"Кеше шашамы соң, аңламыйм. Әле генә «Буревестник» бассейныннан чыктым. Ардым инде, утырып торам шулай. Төшкәч кенә аңладым — чишенү бүлмәсендә носкиемны онытып калдырганымны. Гади генә носки түгел иде. Мәрьям бүләк иткән, авокадо рәсемле носки иде. Менсәм, шул юк. Җыештыручылардан да сорап карадым, юк. Гади булмагач, приватизацияләгән инде берсе. Менә ресторанга килдем хәзер носкисыз. Шунысы сөендерә, бер абзый носкием югалганны ишеткәч: «Миндә носки бар, ул яңа түгел, әмма юылган, биреп торыйммы», — дип сорады. Аңа рәхмәт әйтеп, алмыйча гына киттем», — дип сөйләгән артист.

Телеграмдагы укучылары бу хәлдән эчләре катып көлгән. «Ул носкины синеке икәнне белгәнгә урлаганнардыр», «Данир ноские дип аукционда сатачак, күр дә тор», "Ярый трусигыңны алып китмәгәннәр әле», «Синең носкиларың турында күптән хыялланган фанаты булгандыр», «Истәлек итеп алганнардыр. И, менә кая китте дөньялар», «Ярар, бәхилләгез инде, шундыйны бик киясе килгәндер», «Ул бассейнда минем дә шампунь белән мунчаланы урладылар», «Рамкага куеп, стенага элеп куйганнардыр», «Авитодан эзлә. Данирның исе белән носки дип шунда куеп сатачак», — дигән комментарийлар калдырган халык.

«Аның каравы, модалы егет булдың. Хәзер яшьләр яланаяк ботинка кия бит. Беркөн „Мәйдан“ каналында Илнар Миранов җырлый, яланаяк туфли кигән. Син алардан кимме әллә?» — дип тә өстәгәннәр.

«Данир, шаккатасы юк инде, берәрсе истәлеккә алгандыр. Моннан 38 ел элек булган хәл турында язып узыйм әле. Без Яшел Үзән шәһәрендә тора идек. Бөтен нәрсә дефицит иде. Мин җебен перчаткадан сүтеп, матур трусиклар бәйли идем кызларыма. Берсендә шәһәр мунчасыннан юынып чыксак, трусик юк. Берсе үзләштергән», — дип үз башыннан узган хәлләрне сөйләүче дә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100