Винера Ганиева: «Мин коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә тиеш?»
Татарстаннның халык җырчысы инстачыларның тозсыз сүзләр язмавын үтенгән.
Винера Ганиева урамга йөрергә чыккач, виртуаль дусларына видеомөрәҗәгать яздырган.
«Дуслар, миңа тозсыз, килде-китте комментарийлар җибәрә күрмәгез. Концертларда кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен катнашмыйм. Ул минем хезмәтем, ризыгым. Мин коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләргә тиеш, мин ничек яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Шуны белегез…
Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым. Безнең мәхәббәтебезгә тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр язмагыз. Шуңа күрә комментарийлар юк», — дип әйтә ул.
Җырчы комментарийларны да ябып куйган.