Элвин Грейның никахы турында администраторы: «Әлбәттә, никах булачак…» | intertat.tatar

Элвин Грейның никахы турында администраторы: «Әлбәттә, никах булачак…»

Мессенджерларда Элвин Грейның иртәгә никах укытачагы турында язалар.

Бу көннәрдә күп мессенджерларда: «Шимбә көнне Элвин Грей Казанда никах укытачак. Мәҗлескә Уфа делегациясе килүе көтелә. Тик бу төгәл түгел», — дигән хәбәр таралды.

Гайбәтләргә урын калдырмас өчен, дөреслекне белергә теләп, Элвин Грейның администраторларына шалтыраттык. Валентина хәбәрне расламады. «Миңа бу турыда хәбәр итмәделәр», — дип котылды.

Артемның сөйләшүе бу сүзләр чын түгелме икән дигән шик тудырды. Шактый уйланып торганнан соң, Артем: «Әлбәттә, Элвинның никахы булачак… Кайчан да булса. Тик бу шимбә түгел», — диде.

Нәрсә диик, иртәгәне көтеп, Элвин белән йөргән кызының сторисларын саклыйсы гына кала.